ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

 ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары эколог һөнәре нәрсәдән башлануын  һәм нәрсә мөһим  икәнлекне  сөйләделәр. 

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы федераль статистика күзәтүенең еллык формалары буенча мәгълүматларны вакытында бирү кирәклеген искәртә. 

Түбән Кама шәһәренең Чабьинская урамында мониторинг барышында Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары юлларны чистартудан соң чыгарылган кар массасын ташлау фактын теркәделәр. 

«Экология – һәркем эше» IV Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул ителә. Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иҗади эшләрне теләгән һәркем җибәрә ала. Гаризалар кабул итү 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Россия Фәннәр академиясе оешуның 300 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында экология министры урынбасары Ольга Манидичева «Сәнәгать мегаполислары экологиясе: эре шәһәрләр халкы өчен яшәү урыны иминлеген ничек тәэмин итәргә» дигән түгәрәк өстәлдә катнашты. 

Нурлат районы территориясен мониторинглау барышында экологлар Нурлат шәһәренең Симбирская урамында рөхсәтсез тупланган кар өемнәрен  ачыклаганнар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә  ел башыннан 396 мөрәҗәгать килде. 


16
февраль, 2024 ел
җомга

Арча районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәренең Вәгыйзовлар урамындагы чокырдан сыек коммуналь калдыклар агып чыгуын ачыклаганнар. 

В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатның «Әйләнә-тирәне саклау» компетенциясе буенча  төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында экология министры урынбасары  Ольга Манидичева катнашты.

9 февральдән 16 февральгә кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артуы теркәлмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International