Экология министрлыгы инспекторлары Бөгелмә районында җир асты байлыкларыннан файдалануның лицензия шартларын бозуны ачыкладылар

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Рудниковское» җир асты байлыклары кишәрлегендә хокук бозу фактын ачыкладылар.
 
Территорияне тикшергәндә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туфракның уңдырышлы катламы ачылган.
 
Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге тарафыннан беркетмә төзелде һәм административ җәза турындагы карарны карау өчен Экология министрлыгына җибәрелде. Хокук бозучыга 300 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International