«Игелекле эшләр эзләре буенча» республика районнары буйлап йөрешен дәвам итә

2024 елның 5 июле, җомга

Июньнән сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик марафоны уза. Акция «Чиста мирас» II яшь экологлар олимпиадасын уздыруга багышланган. Быел марафон 12 шәһәрне берләштерәчәк. Болар – Әлмәт, Казан, Чистай, Түбән Кама, Чаллы, Нурлат, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Актүбә штп., шулай ук Самара өлкәсенең Тольятти шәһәре.

Экомарафонның беренче вакыйгасы Әлмәттә узды. «Юность» балаларны савыктыру лагеры базасында «Яшел калкан» проектының мастер-класслары һәм активлыклары белән тулы «Яшел көн» оештырылды. Кызыклы форматлар аша лагерь әгъзалары экология һәм экологик гадәтләр турында күбрәк белделәр.

Марафонның Казан этабы Түбән Заречье пляжында узды. Түбән Камада да масштаблы җыештыру оештырылды. 200дән артык сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре һәм укучылар 2,8 км озынлыкта булачак «Сәламәтлек» экосукмагы территориясен чистарттылар.

Чаллы шәһәрендәге Олимпиадага ярдәм итү йөзеннән асфальтта «Үз планетаңны сакла» рәсем конкурсы уздырылды, ә Нурлат шәһәренең «Зәңгәр күл» паркында интерактив уеннар, мастер-класслар, конкурслар һәм территорияләрне чистарту белән экологик бәйрәм узды.

Киләсе эстафетаны Лениногорск кабул итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Чиста мирас» олимпиадасы «Татнефть» ГАҖ инициативасы белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Ул мәктәп укучыларының экологик культурасын формалаштыруга, экологияне өйрәнүдә балалар һәм өлкәннәр буынын берләштерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International