«Халык контроле» ярдәмендә чираттагы чүплек бетерелде

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Автомобиль шиннары, тәгәрмәчләр, шулай ук куллану үзлекләрен югалткан резин һәм пластик әйберләр. Болар барысы да кирәксезлеге аркасында туфракка ташланган. Болгар шәһәрендә хокук бозу турында «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша билгеле булды. ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.

Территорияне тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар расланды. 8 кв.м 90 килограмм чүп-чар урнаштырылган.

Хәзерге вакытта Болгар шәһәр башкарма комитеты – җир участогы хуҗасы тарафыннан территория оператив рәвештә тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International