Чисталык вакыты. Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының ике авылында яшәүчеләр өмәләр оештырды

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Әгәр без булмасак, кем безнең җирне чистартыр? Чистай һәм Яңа Чишмә районнарындагы ике авыл халкы өмәләргә шундый лозунг белән чыктылар. Татар Баганы авыл җирлегендә «Бу җир синеке дә, минеке дә» экологик акциясенә кушылганнар, ә Чуаш Чабаксарында авыл мәдәният йорты коллективы балалар белән бергә территорияләрне җыештыруга чыкканнар.

Иске ботаклардан, пластик шешәләрдән һәм юллар янындагы башка көнкүреш чүп-чарларыннан чистартканнар. Балалар, мәдәният хезмәткәрләре белән бергә, һәйкәл, парк һәм Җиңү аллеясы территориясендә чүп-чарны җыйганнар.

«Акцияләр җәмәгатьчелек арасында яхшы экологик пропаганда булып хезмәт итә. Мондый чаралар барышында балалар табигать белемен ала, экологик культура күнекмәләрен, актив тормыш позициясен формалаштыра», – дип саный Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре.

Планетабызның яшел киләчәгенә без бүген үк өлеш кертә алабыз, яшь буынны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International