Бүген Экология министрлыгы башлыгы «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган Татарстанның эре проектлары турында сөйләде.
2019 елдан Татарстанда «Экология» илкүләм проектының 6 федераль проекты кысаларында 30 табигатьне саклау чарасы үтәлде. Бу хакта бүген брифингта экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.
Урман-Кәләй мәктәбендә 6-7 сыйныф укучылары өчен «Табигатьне саклау - Ватанны саклау дигән сүз» исеме астында викторина үтте. «Яратырга, коткарырга, сакларга!» девизы астында узган чараны «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, география укытучысы Марина Грачева үткәрде.
Алексеевск районы мониторингы барышында Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Алексеевск бистәсендә урамнарны кышкы җыештырудан калган карны рөхсәтсез урнаштыру ачыкланган. Бу җир участогы вакытлыча кар җыю өчен билгеләнмәгән.
Россия Табигать министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында Луганск һәм Донецк Халык Республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең экологик проблемалары турында фәнни-эксперт җыентыгы тәкъдим ителде.
Бу юлы, махсус хәрби операциядә катнашучылар үтенече буенча, 950 комплект коры душ җыелган һәм тапшырылган.
Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Апас районнарында кече һәм урта бизнес вәкилләре, җирлек башлыклары белән очрашулар узды.
19 февральдән 3 мартка кадәр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары тарафыннан «Киләчәк уеннары» ярышлары үткәрелү чорында атмосфера һавасы, җир өсте сулары, туфрак сыйфатына контроль көчәйтелгән.
«Диңгез борылыш артында» проекты быел 5 еллыгын билгеләп үтә! Бу вакыт эчендә проектта илнең 43 төбәгеннән яшүсмерләр, студентлар, белгечләр һәм остазлар катнашты.
182 нче политехник лицейда һәм Казан шәһәренең «Сәламәт буын» лицеенда экологлар тагын бер тапкыр антропоген йөкләнеш темасына тукталдылар.