Кама ярлары чистара төште. Чаллыда «Россия суы» акциясенә кушылдылар

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген Чаллы шәһәренең 4 нче Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар Кама елгасының яр буйларын чүп-чардан чистартты. Чара «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

1,5 сәгать эчендә балалар 10 капчык чүп-чар җыйдылар, 1 км озынлыктагы ярны чистартылды. Җыештырганнан соң территория шактый чиста булып калды. Активистларның тырышлыклары игътибарсыз калмады: пляжда ял итүче шәһәр халкы рәхмәт белдерде.

Яхшы үрнәк йогышлы булыр һәм яр буенда ял итүчеләр үзләре дә яр буе зонасында чисталыкны сакларлар, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International