Рөстәм Миңнеханов Су ресурслары федераль агентлыгын оешуының 20 еллыгы белән котлады

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Су ресурслары федераль агентлыгы оешуга 20 ел тулуга багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Үз чыгышында табигатьне саклау ведомствосы башлыгы Росводресурсы җитәкчесен һәм коллективын истәлекле дата белән котлады, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен укыды.

«Узган елларда Агентлык Россия Федерациясе өчен мөһим тармакны булдыру буенча зур эш башкарды. Су ресурслары федераль агентлыгы ярдәме белән 2006 елдан Татарстанда елгалар, күлләр һәм сусаклагычларның торышын саклау һәм яхшырту буенча масштаблы проектлар уңышлы тормышка ашырыла. 95 гидротехник корылма капиталь ремонтланган, 61,5 км озынлыктагы елгалар участокларында су агымын көйләү чаралары гамәлгә ашырылган, 19,7 км яр ныгыту корылмалары төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Болар барысы да безнең төбәкнең су ресурсларын саклау һәм үстерү өчен зур әһәмияткә ия», – дип билгеләп үтте котлау чыгышында Татарстан башлыгы. Ул Россия Су ресурслары җитәкчесе Дмитрий Кирилловка Татарстан Республикасына, шул исәптән эре халыкара һәм Бөтенроссия чараларын үткәргәндә, һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Сезнең югары профессионализмыгыз һәм эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә иң катлаулы мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә һәм тармак үсешенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам» , – дип ассызыклады котлау адресында Рөстәм Миңнеханов.

Бүген коллегиянең киңәйтелгән утырышында шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, РФ табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов, РФ субъектлары башлыклары һәм җитәкчеләре, табигать саклау ведомстволары һәм структуралары җитәкчеләре, фәнни берләшмә вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International