«Чиста һава» операциясе дәвам итә!

2024 елның 5 июле, җомга

Татарстанда меңнән артык автотранспорт чарасының экологик яктан чиста булуын тикшерделәр инде.  Бу юлы рейдлар Чаллы һәм Әлмәт районында узды. 

Кама яны һәм Көньяк-Көнчыгыш идарәләре инспекторлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, төтен газларында пычраткыч матдәләр нормалары арткан транспорт чараларын ачыклыйлар. Чаллыда инде 500ләп автомобильне тикшерделәр. Бу юлы рейдлар барышында газларның рөхсәт ителгән төтен дәрәҗәсен узган автомобильләр ачыкланган.

Экология министрлыгы инспекторлары транспорт чараларын йөртүчеләр белән һава саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве турында аңлатулы әңгәмә үткәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен «Чиста һава» операциясе 1 июньдә старт алды һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең төп максаты – атмосфера һавасына автотранспортның тискәре йогынтысын кисәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International