Экология министрлыгының атмосфера һавасының чисталыгын контрольдә тоту станцияләре 2,275 млн. үлчәү башкарган

2024 елның 5 июле, җомга

1 гыйнвардан 5 июльгә кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 2,275 млн.үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 677 меңнән артык үлчәү башкарган.

29 июньнән 5 июльгә кадәр Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләрендә атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясенең артуы теркәлгән.

АСКЗА-1 (Осиново авылы, Зеленодольск муниципаль районы) күкертле водород буенча арту теркәлгән;

АСКЗА-5 (Казан шәһәре, И.Шакиров проспекты, 3) күкертле водород буенча арту теркәлгән.

Казан шәһәрендә урнашкан башка АСКЗА пычратучы матдәләрнең артуы теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International