«Эко-Мәрхәмәт» балалар лагере үзенең беренче сменасын тәмамлады

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Смена ахырына якынлашты, ә тәэсирләр диңгезе һәм белем багажы балалар белән озак калачак. Сарман районының Ләшәү Тамак мәктәбе базасында «Эко-Мәрхәмәт» экологик лагереның беренче агымы ябылды.

Хөрмәтле кунаклар арасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, «Гринта» региональ операторы, Азнакай урманчылыгы вәкилләре, шулай ук район башлыгы да бар иде. Балалар агачтан һәм гипстан иҗади эшләнмәләр күргәзмәсе оештырдылар, экологик тематикага оригиналь магнитлар ясадылар, эко-сумкаларның индивидуаль модельләрен тәкъдим иттеләр. Сменаны ябу кунаклары өчен алар шулай ук шигырьләр, җырлар һәм сәхнәләрдән иҗади программа әзерләгәннәр иде. 

Исегезгә төшерәбез, «Эко-Мәрхәмәт» лагере «Экология – һәркем эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе кысаларында  күпбалалы, аз керемле гаиләләрдәге һәм якыннары махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән кешеләрнең балалары өчен оештырылды.

Смена программасы төрле активлыкларны үз эченә алган, алар арасында экология буенча мәгърифәтчелек һәм практик дәресләр, «Түбән Кама» милли паркына һәм Казан зооботаника бакчасына экскурсия программалары, спорт һәм туристлык чаралары, экологик өмәләр, җыр конкурслары һәм театр спектакльләре, мастер-класслар, практик һәм лаборатория эшләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International