Ял көннәре экотурына хәзер теркәлегез!

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

13 июльдән 14 июльгә кадәр Лаеш районының Атабай авылы тирәсендә беренче экотур узачак! Әгәр сиңа инде 18 яшь, һәм син  #ЗеленаякомандаБЧ белән  берлектә экологик туризм белән танышырга телисең икән, тизрәк заявка тутыр -  https://clck.ru/3BW5dM.  

«Чиста тур»да катнашучыларны тәмле поход туклануы, иртәнге йога, белем бирү һәм күңел ачу программасы, экоакциядә катнашу көтә. Әлбәттә, яңа танышулар һәм дуслык атмосферасы гарантияләнә!

Катнашучылар өчен Казан шәһәреннән Атабай авылына кадәр трансфер оештырылачак. Ашык, катнашучылар саны чикләнгән!

Экологик турны оештыручылар булып «Россия студент отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге белән берлектә «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International