Азнакайда законсыз чүплек бетерелде

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Азнакай территориясен күчмә тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан Нефтьчеләр урамында 31а йорт янында төзелеш калдыклары туплануын ачыкланды.

Чүплекнең мәйданы – 490 кв.м, күләме 30 куб.м тәшкил итә.

Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International