Бу ял көннәрендә Экология министрлыгына Казан һәм Зеленодольск районыннан атмосфера һавасы сыйфаты буенча берничә мөрәҗәгать килде. Халык атмосфера һавасындагы үзенчәлекле ис турында борчыла.
Чаллының «Белоснежка» балалар бакчасында Экология министрлыгы инспекторлары «Карлы киндер» дигән матур исем белән экофестиваль үткәрделәр. Анда әлеге мәктәпкәчә учреждениенең 12 төркеме – иң кечесеннән иң өлкәненә кадәр катнашты.
22 февральдән 1 мартка кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китүен теркәмәгән.
Республикада Самосыр каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләүнең пилот проекты төгәлләнде. Рекультивацияләнгән чүплеккә инде үлән чәчкәннәр, яз көне бу эшләр дәвам итәчәк.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев белән берлектә «Чиста су» федераль проекты кысаларында төзелгән фильтрлау станциясе блогында булды.
Бүген Россия Президенты юллама барышында бик мөһим белдерүләр ясады һәм якын елларда барлык тармаклар һәм юнәлешләр, шул исәптән экология өлкәсе буенча да эш юнәлешен билгеләде.
Бүген Федераль Җыенга Юллама вакытында Россия Президенты Владимир Владимирович Путин әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирде.
Бу ял көннәрендә Татарстан Милли китапханәсендә мәдәни-тарихи һәм табигый мирас өлкәсендә идеяләр, проектлар һәм социаль инициативалар фестиваль-ярминкәсе узачак.
Күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә узган ел нәтиҗәләре турында экология министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин сөйләде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта экология министры якындагы елларда гамәлгә ашырылачак табигатьне саклау чаралары турында сөйләде.