Яхшы эшләр турында бергә сөйлибез. 7 августка кадәр Татарстан волонтерлары «Игелекле Татарстан»да катнашырга чакырыла

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Катнашуга сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, вакыйгалар юнәлеше, МХО үткәрү зонасында ярдәм һәм башка өлкәләрдә республиканың волонтерлар берләшмәсе лидерлары чакырыла. Алар ирекле эшчәнлекне оештыручылар, шул исәптән коммерцияле булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре булырга мөмкин. Премия җиңүчеләрен 3 юнәлеш буенча билгеләячәкләр: «Волонтерлар», «Командалар», «Бизнес», Татарстан Республикасының Ел волонтеры аерым бүләкләнә. Быелгы яңалык – уртак ирекле эшчәнлек белән шөгыльләнүче гаиләләрне дәртләндерүгә юнәлдерелгән «Гаилә волонтерлыгы» номинациясен кертү.

Волонтерларның казанышларын Премиянең экспертлар советы бәяли, аңа республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ирекле берләшмәләр лидерлары һәм Татарстан Республикасының ирекле ресурс үзәге хезмәткәрләре керә. «Игелекле Татарстан» премиясенең үзенчәлекле ягы – республика волонтерларының яки оешмаларының шәхси казанышларын һәм иҗтимагый проблемаларын хәл итүне бәяләү.

Премиянең гариза бирү кампаниясе 7 августка кадәр дәвам итәчәк. Заявка өчен сылтама:  https://dobro.ru/contest/153/apply/. Премия турында тулы мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: https://dobrotatarstan.ru

Премияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» АКО белән берлектә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International