Тукай районында 1,9 мең м2 мәйданда төзелеш чүп-чарларын туплау факты чикләтелде

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Кече Шилнә авылында Мәскәү урамында чокырны төзелеш калдыклары белән тутырганнар. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Тукай районында яшәүчеләрдән шундый хәбәр килде. Экологлар рөхсәтсез җитештерү һәм куллану калдыклары урнаштыру фактын расладылар. Хокук бозу 1,9 мең кв. метр мәйданлы өч хокук иясенең җир кишәрлекләре территориясендә теркәлде.

Милекчеләргә – ике физик затка һәм авыл җирлеге башкарма комитетына карата табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелде. Шулай ук әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турында да дәгъвалар юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International