Июнь ахыры һәм июль башы – Татарстан укучылары киләчәк юлларын сайлый торган чор

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Соңгы елларда Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, технологик һөнәрләр сайлау тенденциясе күзәтелә. Яшьләр IT, робототехника, инженерлык, программалаштыру өлкәсендә һөнәрләр үзләштерергә омтыла. Бу цифрлы технологияләрнең тиз үсеше һәм бу өлкәләрдә белгечләргә ихтыяҗның югары булуы белән аңлатыла.

Әмма шунысын да әйтергә кирәк, эколог һөнәренә дә ихтыяҗ арта бара. Экологик куркынычсызлыкның мөһимлеген һәм тотрыклы үсешне аңлау әлеге һөнәр белән кызыксынуның үсүенә китерә. 

Кайсы һөнәрләр иң популяр? Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында эколог һөнәренең никадәр ихтыяҗлы булуы кызык? Бүген, «Перехват» бетү белән, «Чистый Татарстан» тапшыруында карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International