Татарстан экокартасында, һаваның чисталыгы турындагы мәгълүматлар белән беррәттән, метеошартларны карау мөмкинлеге дә бар

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның экологик картасында «Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре» бүлегендә яңарту бар. Хәзер ярдәмче системада атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр концентрациясен үлчәү өчен метеошартлар турында мәгълүмат күрсәтелә. Һәр үлчәү өчен атмосфера басымы, җил юнәлеше, чагыштырма дымлылык, җил тизлеге һәм һава температурасы параметрлары күрсәтелгән. Барлык актуаль мәгълүмат «Татарстан Республикасы экологик картасы» системасында әлеге сылтама буенча бар: https://ecokarta.tatar.ru/

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән атмосфера һавасының торышы турында халыкның мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, Татарстанның Экология министрлыгы «Атмосфера пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре» ярдәмче системасына керү мөмкинлеген ачты. Реаль вакыт режимында һәр кеше Казанда, Түбән Камада һәм Түбән Кама районында, Алабугада, Чаллыда, Азнакайда, Менделеевскида, Түбән Мактамада урнашкан 17 автомат контроль станциясендәге үлчәү нәтиҗәләрен күрә ала.

Үлчәүләрне өстенлекле пычраткыч матдәләр буенча карап була: углерод оксиды, азот диоксиды, аммиак, күкертле водород, күкерт диоксиды, фенол, формальдегид.

Халык өчен шулай ук «Рөхсәтсез калдыклар урнаштыру» ярдәмче системасы бар, ул даими рәвештә яңартылып тора. Быел «Яшел стандартлар» ярдәмче системасы эшләп бетерелде – картада икенчел чималның төрле төрләрен кабул итү пунктлары күрсәтелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясе кысаларында Татарстан Экология министрлыгының цифрлы платформасы экологияне цифрлаштыру өлкәсендә иң яхшы проект дип танылды.

Халык өчен мәгълүматның ачыклыгы, шулай ук экология тармагын цифрлаштыру «Экология» илкүләм проекты бурычларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International