Татарстан Республикасы «БумБатл» Бөтенроссия акциясе лидерлары бишлегенә керде. Бер ай эчендә Татарстаннан акциядә катнашучылар 185 тонна макулатура җыеп, аны эшкәртүгә тапшырганнар.
9 нчы «Алан» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кәгазьгә икенче тормышны ничек бирергә һәм аны ничек эшкәртергә кирәклеген белделәр. Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе экологлары «Эколаб» ҖЧҖ белгечләре белән бергә балалар өчен «Кәгазьгә икенче тормыш» дигән экологик дәрес үткәрделәр.
Россиядә «Бумбатл» масштаблы экологик акциясе дәвам итә. Узган ял көннәрендә «Мега» сәүдә үзәге парковкасында казанлылар бер тонна макулатура тапшырдылар.
«Экосистема» хәрәкәтенең «БумБатл» акциясенең дүртенче сезоны бетәргә бер атна кала. Хәзер масштаблы экологик узышта җыелган кәгазь күләме буенча иң актив катнашучылар билгеләнә. Бүгенге көндә топ-3 исемлегендә Татарстан Республикасы икенче урында тора, һәм алга чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Бу шимбә көнне, 11 ноябрьдә, 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Мега Казан» сәүдә үзәге парковкасында макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясе узачак.
Бүген мәгариф учреждениеләре арасында «БумБатл» масштаблы Бөтенроссия акциясенең аралык нәтиҗәләре билгеле булды. «Мәктәп» категориясендә Россиянең барлык төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә Зеленодольск шәһәренең 4 нче мәктәбе кергән, ул 14 326 кг макулатура җыйган.