Экология министрлыгы хезмәткәрләре Казан гимназиясендә экология дәресе үткәрделәр

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгы белгечләре Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең беренче сыйныф укучыларына табигатьне саклауның һәм калдыкларны аеруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Экологик очрашу макулатура җыю буенча «Бумбатл»  Бөтенроссия акциясенә ярдәм итү максатыннан уздырылды.

Хезмәткәрләр эшкәртү өчен махсус заводларга җибәрелә торган калдыклар турында видеоролик күрсәттеләр. Укучылар чүп-чарны ни өчен аерырга кирәклеген һәм пыяла, кәгазь һәм пластик буларак икенче тормыш бүләк итәргә мөмкин булуын аңладылар.

«Республика халкының күп өлеше әйләнә-тирә мохиткә битараф түгел һәм Экология министрлыгы акцияләрендә актив катнаша. Сезне табигатькә теләсә кайсы секундта ярдәм итәргә әзер булган яшь экоактивистлар сафында күрүебезгә шат булырбыз!» – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында ТР Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Мердюкова.

Экодәрес азагында балаларга табигать дөньясына чуму өчен «Экология мәктәбе» дигән  буяу китаплары бүләк иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл» макулатурасын җыю буенча Бөтенроссия экология акциясе 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Ләкин, теләсә нинди батл кебек үк, бу җыелган макулатура саны буенча ярыш та. Анда бакчалар, мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары, гаиләләр, предприятиеләр һәм Татарстанның битараф булмаган барлык халкы катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International