Россиядә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Бумбатл» макулатура җыю буенча экологик акция башланды. Быел акция яңа форматта уза – хәзер кәгазьне ел буе тапшырырга мөмкин.
Татарстан Республикасы экология ярышларында иң актив катнаша. Узган ел гына да татарстанлылар 179 тоннадан артык икенчел чимал җыеп, аны эшкәртүгә тапшырганнар. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында республика гомуми пьедесталда беренче һәм өченче урыннарны яулады.
«БумБатл» табигать турында кайгыртуны кәгазь җыю һәм сортлау аша күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ләкин, теләсә нинди батл кебек үк, ул җыелган макулатура саны буенча ярыш та, анда команда яисә шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшергә, шулай ук Татарстанга ел йомгаклары буенча иң яхшысы булырга ярдәм итәргә мөмкин.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен бумбатл.рф проекты сайтында теркәлергә, оешманы күрсәтергә яки мөстәкыйль катнашуын расларга кирәк. Аннары интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне илтергә, тапшыру турында акт алырга һәм аны шәхси кабинетка кертергә.
Кәгазь сугышына йомгак ясау 2026 елның мартында узачак. Акциянең барлык нечкәлекләрен рәсми сайтта карап була: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/.
Өченче ел рәттән «БумБатл» «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте катнашында уза. «БумБатл» кысаларында волонтерлар илнең һәр төбәгендә экологик чаралар үткәрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, масштаблы экологик акция «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Төп максат – кәгазьне артык куллануны киметү һәм калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру. Акцияне уздыру дәверендә (2020 елдан башлап) анда бөтен Россиядән 8,9 млн.кеше катнашкан. Катнашучылар 305 мең тонна макулатура җыйган.