Ике атна эчендә «БумБатл»га 55 төбәктән 47 меңнән артык кеше кушылган. Бөтен Россиядән катнашучылар 147 тоннага якын кәгазь һәм катыргы җыйганнар инде. Хәзер Татарстан лидерлар арасында һәм тапшырылган макулатура саны буенча сигезенче урында тора.
15 ноябрьгә кадәр һәркемнең табигатькә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Катнашу өчен мөмкин кадәр күбрәк макулатура җыярга һәм рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк: https://бумбатл.национальные проекты.рф/. #Бумбатл #экосистема #нацпроектэкология хештеглары белән социаль челтәрләрдә барлык дусларга катнашуыгыз турында сөйләргә онытмагыз.
Исегезгә төшерәбез, «БумБатл» «Экология» илкүләм проекты кысаларында инде бишенче тапкыр уздырыла. 2023 елда 95 мең тонна макулатура җыелган, анда Россиянең 89 төбәгеннән 2 616 044 кеше катнашкан.