«БумБатл»ның 5 нче юбилейлы сезоны старт алды! Татарстан «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Бөтенроссия экоакциясенә кушыла

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән  23 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «БумБатл» Бөтенроссия экологик акциясе узачак. «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Ләкин, теләсә нинди батл кебек үк, бу җыелган макулатура саны буенча ярыш та. Анда бакчалар, мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары, предприятиеләр һәм Татарстанның битараф булмаган барлык халкы катнаша ала. Гаилә елында аерым номинация барлыкка килде, анда бөтен гаиләләр катнаша ала. 

Акциядә катнашу өчен мөмкин кадәр күбрәк макулатура җыярга һәм якындагы балалар бакчасында, мәктәптә яки катнашучыларның офис-компанияләрендә кәгазь тапшырырга кирәк. Якындагы барлык кабул итү пунктларын «БумБатл» рәсми сайты картасында табарга мөмкин. Тапшырганнан соң акт алырга, яисә кабул итү пунктында фотога төшәргә кирәк. Аннары 15 ноябрьгә кадәр теркәлү узарга һәм актны яки фотографияне рәсми сайтка йөкләргә: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/?ysclid=m1gdnl66jc454408942. Акция нәтиҗәләре буенча кәгазь көрәш чемпионнары дипломнар һәм кыйммәтле призлар алачак. 

Шулай ук креатив постлар конкурсында җиңү өчен көрәшергә тәкъдим итәбез. Моның өчен фото яки видеоны ВКонтактеда яки Одноклассникида #бумбатл, #экосистема, #нацпроектэкология хештеглары белән урнаштырырга кирәк. Йолдызлы жюри билгеләячәк топ-20 креатив пост яшерен призлар отачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы иң актив 5 төбәк исемлегенә керде, татарстанлылар 185 тонна макулатура җыя алган, бу 2022 елга караганда өч мәртәбә күбрәк. Акциянең төп максаты – экологик гадәтләр һәм туган табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International