«БумБатл» Бөтенроссия акциясе кысаларында Казан шәһәренең 184 нче гимназиясе укучылары экологик җаваплылыкның чын үрнәген күрсәттеләр. Алар 3470 кг кәгазь җыеп, аны эшкәртүгә җибәргәннәр. Һәм бу әле башы гына! 15 ноябрьгә кадәр һәркемнең табигать турында кайгырту мөмкинлеге бар.
Акциядә катнашу өчен мөмкин кадәр күбрәк макулатура җыярга һәм кәгазьне якындагы кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк. Тапшырганнан соң акт алырга, яисә кабул итү пунктында фотога төшәргә кирәк. Аннары рәсми сайтта теркәлү узарга: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/. Акция нәтиҗәләре буенча кәгазь көрәш чемпионнары дипломнар һәм кыйммәтле призлар алачак.
#Бумбатл #экосистема #нацпроектэкология хештеглары белән социаль челтәрләрдә катнашуыгыз турында сөйләргә онытмагыз.
Уңышлар телибез һәм табигать җиңсен!