«БумБатл» Бөтенроссия акциясе кысаларында татарстанлылар 75,5 тонна макулатура җыйдылар

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә актив катнаша. Бер айдан артык вакыт эчендә халык 75,5 тонна кәгазь һәм картон эшкәртә алган!

Чималның шактый өлеше уку йортлары ярдәмендә җыелган. Мәсәлән, Тәтеш районы өстәмә белем бирү үзәге укучылары һәм педагоглары кәгазь калдыкларыннан 156 кг макулатураны эшкәртүгә җибәргәннәр. Ә Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары акциягә кушылып кына калмыйча, үз куллары белән картоннан фоторамкалар да ясарга булганнар.

15 ноябрьгә кадәр һәркемнең «БумБатл» Бөтенроссия акциясенә кушылу мөмкинлеге бар. Мөмкин кадәр күбрәк макулатура җыярга һәм рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/.

#Бумбатл #экосистема #нацпроектэкология хештеглары белән социаль челтәрләрдә катнашуыгыз турында фото урнаштырырга онытмагыз. Макулатура җыябыз, агачларны коткарабыз һәм бергәләп Татарстанны чистартабыз!

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясе инде бишенче ел рәттән уза. «БумБатл»ны уздыру дәверендә анда 5,9 миллионнан артык кеше катнашып, алар 161 мең тоннадан артык макулатура җыйганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International