Татарстан «БумБатл» Бөтенроссия акциясендә 2 урында

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Бумбатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясе тиздән көзге сезонны тәмамлаячак. Исегезгә төшерәбез, быел акция ел буе барды, ә көзге сезон 1 сентябрьдә башланды һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашучылар һәм гаиләләр арасындагы шәхси ярышларның арадаш нәтиҗәләре яз, җәй, көз һәм кыш айларында игълан ителә, ә команда һәм төбәк зачетына нәтиҗәләр 2026 елның мартында ясалачак.

Татарстан Республикасы бу акциядә бик актив катнаша һәм бүгенгә татарстанлылар 86,5 тонна макулатура җыйганнар һәм эшкәртүгә җибәргәннәр. Республика, Башкортстаннан гына калышып, рейтингта 2 урынны алып тора. Экологик акциядә илебезнең барлык 89 төбәге катнаша. Барыбыз бергә 35,5 мең тонна макулатура җыйганбыз!

Исегезгә төшерәбез, «БумБатл» балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары, көллиятләр, шулай ук компанияләр һәм сәнәгать предприятиеләре арасында макулатура тапшыру буенча ярышлар форматында уза. Акция «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында уза.

Акциядә катнашучылар команда яисә индивидуаль зачетта беренчелек өчен көрәшәләр. Моның өчен алар «БумБатла» кабул итү пунктларында макулатура тапшыралар: Татарстанда макулатура тапшырырга мөмкин булган 200дән артык нокта, шул исәптән Казан, Чаллы, Әлмәт, Зеленодольск, Бөгелмә, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә, бар.

Моннан тыш, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм студентлар өчен кабул итү пунктлары балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йортлары базасында оештырылырга мөмкин.

Шулай ук экологик ярышларда катнашучылар ВКонтактеда һәм Одноклассникида #бумбатл, #нацпроектэкоблагополучие #экосистема хештеглары белән кәгазьне эшкәртү һәм кабат куллану темасына креатив постлар урнаштыралар.

Җиңүчеләрне билгеләү команда, индивидуаль һәм гаилә зачеты буенча 4 категория буенча узачак:

1 категория: балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр (техникумнар), югары уку йортлары (команда зачеты)

2 категория: коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар (команда зачеты)

3 категория: төбәкнең барлык теләге булган кешеләре (индивидуаль зачет)

4 категория: төбәкнең барлык теләге булган кешеләре (гаилә зачеты)

Макулатура җыю өчен яраклы чимал исемлеге һәм акциягә әзерлек кагыйдәләре белән сылтама аша танышырга кирәк: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International