6 декабрьдә Казанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясе узачак. 16 һәм аннан да күбрәк килограмм кәгазь җыючыларга Казандагы спорт яки мәдәни вакыйгага билетлар биреләчәк.
Акциядә катнашу өчен рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк https://бумбатл.национальныепроекты.рф/. Аннары ак яисә төсле кәгазь, кәгазь пакетлар, открыткалар, конвертлар, кәгазь әйберләр, китаплар, газета-журналлар һәм башка полиграфия җыярга.
Макулатураны кабул итү 6 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр «Арт Центр» сәүдә үзәгенең парковка зонасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Н.Ершов ур., 62 йорт. Пунктны ТР «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте логотибы буенча табарга мөмкин булачак.
Акция кысаларында «Пуд на билет» дигән махсус программа эшләп килә: 16 һәм аннан да күбрәк килограмм макулатура тапшырган һәркем баскетбол һәм волейбол матчларына, шулай ук Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрына билетлар алачак. Билетлар саны чикләнгән.
Исегезгә төшерәбез, республика «БумБатл» акциясендә бик актив катнаша. Татарстанлылар 86 тоннадан артык макулатура җыеп эшкәртүгә җибәргәннәр инде.
Акциянең төп максаты – кәгазьне артык куллануны киметү һәм калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру. «БумБатл»ны уздыру чорында (2020 елдан) бөтен Россиядән 8,9 млн. кеше катнашкан.