ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буада биналарны сүтүдән калган калдыкларның туфракка туплану очрагын теркәгән. Р. Люксембург һәм Арефьев урамнары киселешендәге чүп-чар урынының мәйданы 100 кв. метр тәшкил иткән, аның күләме – 25 куб. метр.
Сидоровка бистәсе өстендә – кара төтен, суларга һава юк! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр әнә шундый шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең кабул итү системасына «Халык контроле» порталыннан Идел буе районының Борисково бистәсендә барлыкка килгән чүплек турында хәбәр җиткерелгән.
Исергәп авыл җирлеге территориясендә чүплек барлыкка килгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Яңа Баулы авылында яшәүче бер ир-ат шундый хәбәр җибәргән.
Явым-төшем сулары җирлек рельефы буйлап агып төшә. Тукай районындагы Әҗмәкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр белән мөрәҗәгать иткән.
Түбән Кама шәһәренең Красная урамында яшәүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына йорт янында чүп-чар өеме оештырган күршеләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Азнакай районының Вахитов авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар ташлануы турында гражданнардан хәбәр килде.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Түбән Аты авыл җирлегендә рөхсәтсез чүплек булуы турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә табигать саклау законнары бозылу очрагын теркәгән.
Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында билгесез кешеләр зур төзелеш калдыкларыннан чүплек оештырган. Әлеге чүплекне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында ачыклаган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларга бүлеп бирелгән полосаларда тәртип урнаштыру эшләре бара. Бүгенге көндә даими рәвештә чистарту нәтиҗәсендә 3640 куб.метр тәртип китерелгән, бу 212 тоннадан артык каты көнкүреш калдыклары дигән сүз.