Яр Чаллыда экологлар чираттагы тәртип бозу очрагын теркәгән

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары офис һәм көнкүреш биналарыннан калган, сортларга аерылмаган чүп-чар, бетон эшләнмә калдыклары, шулай ук иске автомобиль әиннары кебек чүплек өеменә тап булган. Металлургия һәм Моторная урамнары киселешендә барлыкка килгән рөхсәтсез калдыклар турында уяу гражданнар хәбәр иткән. Пычранган туфрак мәйданы 21 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 12 куб. метр. Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законның 51 статьясы һәм Россия Федерациясе Җир кодексының 42 статьясы таләпләрен бозу турында сөйли.

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Автозавод районы адресына ачыкланган бозуларны билгеләнгән срокта бетерү турында хат җибәрелгән. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International