Арча районындагы санкцияләнмәгән чүплек белән прокуратура эш итәчәк

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Экологик мониторинг барышында инспекторлар 2000 кв. метрдан артык мәйданлы чүплек урынын ачыклаган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча районы Өчиле авылыннан ерак булмаган урында торак калдыклары, резин шиннары, шифр, ботак, үсемлек калдыкларыннан рөхсәтсез чүплеккә тап булган. Чүпләнгән территориянең күләме 800 куб. метр тәшкил итә.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Материаллар, чара күрү өчен, Арча районы прокуратурасына җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International