Экологлар Зәй районында квадрокоптер ярдәмендә чираттагы чүплек урынын теркәгән

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Зәй районының Әхмәт авылы читендә рөхсәтсез чүплек булуы турындагы хәбәр «Халык контроле» системасы буенча  гражданнардан җиткерелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 480 квадрат метр мәйданда төзелеш, торак калдыкларыннан чүп-чар булуы ачыкланган.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Экологлар Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты адресына рөхсәтсез калдык ташлау урынын бетерү турында хат юллаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International