Баулы районында рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе гражданнар мөрәҗәгатенә нигезләнеп, Баулы районының Уба авылы территориясен тикшергән. Территорияне тикшерү барышында ачыкланганча, торак калдыкларыннан, 250 квадрат метрлы мәйданга 30 куб. метр күләмендә торак, үсемлек, агач калдыклары ташланган.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы һәм РФ Җир кодексының 42 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып санала. Кызылъяр авыл җирлеге администрациясенә 20 майга кадәр рөхсәтсез калдык ташланган урынны тәртипкә китерү турында таләп, шулай ук табигать саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында күрсәтмә җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International