Буа шәһәрендә чираттагы чүплек бетерелгән

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәрендә җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлануын ачыклаган. Тикшерү барышында Вахитов һәм Люксембург урамнары киселешендә биналарны сүтүдән калган агач калдыклары табылган.  Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы – 110 квадрат метр, күләме – 120 куб.м.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законның 51 статьясын бозган өчен инспекторлар экологик тикшерү акты рәсмиләштергән.  Буа шәһәре Башкарма комитеты адресына хат җибәргәннән соң, рөхсәтсез калдык ташлау урыны тәртипкә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International