Биналарны сүтүдән калган агач калдыклары, сортларга аерылмаган кәгазь һәм катыргы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Гагарин һәм Роза Люксембург урамнары киселешендә җитештерү һәм куллану калдыкларының туфракка ташлану очрагын ачыклаган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 320 квадрат метр тәшкил итә, аның күләме – 47куб.м.
«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законның 51 статьясын бозган өчен инспекторлар экологик тикшерү акты рәсмиләштергән. Кыска вакыт эчендә территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.