ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Әлки авылында торак, агач, ботак, үсемлек калдыкларыннан оешкан чүплеккә тап булган. Чүплекнең мәйданы 5000 кв. метр тәшкил итә, күләме – 100 куб. м.
Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы һәм РФ Җир кодексының 42 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып санала. Түбән Әлки авыл җирлеге адресына рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетерү турында таләп җибәрелгән, шуннан соң территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.