Тәтеш районында тиз арада гомуми мәйданы 120 кв. метрлы чүплек бетерелгән

2020 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Чуаш Чурапаны торак пунктының төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш өлешендә чүпләнгән кишәрлеккә тап булган. Территориядә кәгазь һәм катыргы, пыяла, пленка, полиэтилен савыт, шулай ук торак чүп-чары кебек калдыклар ташланган.   «Законсыз чүплекләрнең гомуми мәйданы 120 кв. метр тәшкил итте, күләме – 22 куб.метр», – дип хәбәр иттеләр экологлар.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Бакырчы авыл җирлеге башлыгы адресына рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетерү турында таләп җибәрелгән, шуннан соң территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International