Яр Чаллыда экологлар тимер эшләнмәләре эшкәртү предприятиесенең берничә хокук бозуын ачыклаган

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Промышленная урамы буенча тимер эшкәртүдән калган калдыкларны туфракка ташлыйлар, игътибар итегез әле! Яр Чаллы шәһәре гражданнары ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр белән мөрәҗәгать иткән. Инспекторлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча рейд ясаган. Тикшерү барышында экологлар табигать саклау законнарын бозуның берничә очрагын ачыклаган, аерым алганда, бер цехта оешма газларны чистарту өчен төзек булмаган корылмадан файдаланган, ә икенчесендә бөтенләй дә андый җиһаз булмаган, бу исә табигать саклау законнары таләпләрен үтәмәү булып тора. Чистарту корылмаларыннан алынган ком рәвешендәге калдыкларны туфракка ташлау очрагы да расланган, чүпләү мәйданы 116 квадрат метр тәшкил итә. Шул исәптән предприятие территориясендә 206 кв. метр мәйданда, 62 куб. метр күләмендә биналарны сүтү калдыклары да табылган.

Югарыда бәян ителгән фактлар нигезендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.21 статьясының 1 өлеше буенча – вазыйфаи затка һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Атмосфера һавасының пычрануына китерергә мөмкин булган газларны чистарту һәм атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруны контрольдә тоту корылмаларын, җиһазларын яки аппаратурасын эксплуатацияләү, кулланмау кагыйдәләрен бозу яисә әлеге корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан төзек булмаган хәлдә файдалану» дигән 8.21 статьясының 3 өлеше буенча юридик затка административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән, шулай ук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International