Сарман районында экологлар 3,3 га территориядә гараж сүтү калдыкларына тап булган

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Сүтә башлаганнар да эшне ахырына кадәр җиткереп бетермәгәннәр. ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә Сарман районының Җәлил бистәсендәге торак пункты чигендә чүпләнгән җир кишәрлеге булуын ачыклаган. Гаражларны сүтүдән барлыкка килгән төзелеш калдыклары мәйданы 3,3 га тәшкил иткән.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Сарман муниципаль районы Башкарма комитетына рөхсәтсез чүплек урынын тәртипкә китерү турында таләп җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International