28 апрельдә ярларны җыештыру буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе старт ала, ул «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Утырышта традиция буенча Росводресурслар, Росрыболовство, Росморречфлот, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгы, Росгидромет, Ростехнадзор, «Бердәм энергетика системасының система операторы» АҖ,, «РусГидро» ААҖ, «Татэнерго» АҖ территориаль органнары һәм Идел-Кама бассейны чикләрендә урнашкан субъектларның башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Экологлар көненә багышланган төбәкара экомарафонга кушылды. Чаллыда «Экология» илкүләм проектының «Экосистема: яшел эшләр марафоны» һәм «Россия суы» бөтенроссия экология акциясе кысаларында Кама, Мәләкәс һәм Шилнә елгалары ярларын чистарту узды. Оештыручылар - шәһәр администрациясе белән берлектә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе.
Бүген Юдино бистәсендәге Изумрудное күлендә 17 сентябрьдә узачак өмәгә теркәлүнең соңгы көне. Экологик акция «Чиста уеннар» квест-уен форматында узачак.
Бүген Казанның Адмиралтейство бистәсендә Идел ярын җыештырырга йөздән артык битараф булмаган кеше килде. Яр буе һәм су асты зонасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе дайверлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, «Чиста булачак» иҗтимагый хәрәкәте активистлары, эре предприятиеләр вәкилләре, волонтерлар һәм республикабызның битараф булмаган барлык кешеләре тәртип урнаштырдылар.
Берничә көн дәвамында активистлар һәм волонтерлар «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Мәләкәс, Чаллы һәм Кама елгаларының яр буе зоналарын җыештырган.
Яңа Чәчкап авыл җирлегендә яшәүчеләр санитария-экология икеайлыгы һәм «Россия суы» акциясе кысаларында, Лоща елгасының яр буе полосасын чүптән чистартты. Барлыгы 60 килограммга якын чүп җыелды.
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярларны җыештыру буенча «Вода России» бөтенроссия акциясенә йомгак ясады. Ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төбәкләр рейтингында 3 нче урынны алган.