«Россия суы» кысаларында Чистайда яр буен чистарттылар

2024 елның 6 августы, сишәмбе

«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Россия суы» акциясе чаралары дәвам итә. Бу юлы җыештыру эшләрен Чистайда оештырдылар.

Акциядә «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары катнашты. Алар «Наречье» яр буе территориясен чистарттылар, ярдан 7 капчык чүп-чар җыелды. 

Исегезгә төшерәбез, «Россия суы» су объектларының яр буйларын чүп-чардан чистарту буенча бөтенроссия акциясе - «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше. Татарстан өченче ел рәттән экологик акциянең лидеры булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International