Бу атнада ук «Россия суы» акциясе башлана

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

28 апрельдә ярларны җыештыру буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе старт ала, ул «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ярларны беренче масштаблы җыештыру Кабарда-Балкарда узачак. Республиканың тагын 112 авыл җирлегендә яшәүчеләр 15 елга ярларын чистартырга җыена.

Татарстан шулай ук «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнаша һәм өч тапкыр җиңүче дә булды.

Республикада бу акциягә аеруча дулкынландыргыч мөнәсәбәт, елдан-ел күбрәк халык экологик волонтерлыкка кушыла.

2023 елда гына да Татарстанда яр буе территорияләрен чистарту чараларында 323 меңгә якын кеше катнашкан, 9 мең км яр чистартылган һәм 22 мең куб.м. чүп җыелган.

«Россия суы» акциясенә теләгән һәркем кушыла ала.

Барлык детальләр дә рәсми сайтта бар: https://берегдобрыхдел.рф/?)&ysclid=lvdfhjmvz0785373844

Белешмә: бүгенге көндә «Россия суы» — илдә 8 миллионнан артык кешене берләштергән иң зур волонтерлык экопроекты. 2023 елда гына да шимбә  өмәләрендә 1,5 миллионнан артык волонтер катнашкан, алар Россиянең 89 төбәгендә 28 меңнән артык чара үткәргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International