Экологлар көненә Чаллыда яшел эшләр марафоны узды. Битараф булмаган чаллылылар бөтен шәһәр буенча узган өмәләрдә 300 капчык чүп-чар җыйганнар

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Татарстан Экологлар көненә багышланган төбәкара экомарафонга кушылды. Чаллыда «Экология» илкүләм проектының «Экосистема: яшел эшләр марафоны» һәм «Россия суы» бөтенроссия экология акциясе кысаларында Кама, Мәләкәс һәм Шилнә елгалары ярларын чистарту узды. Оештыручылар - шәһәр администрациясе белән берлектә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе.

Җыештыруга беренчеләрдән булып Чаллының яшь натуралистлары Дамир Минегалиев һәм Ләйсән Мөхәммәтдинова чыкты: «Шәһәрне чистартырга дип Кама елгасы ярында җыелдык. Барлык халыкны Экологлар көне белән котлыйбыз, без бергә, экология берләштерә бит!»

Битараф булмаган халыкның, активистларның һәм волонтерларның уртак тырышлыгы белән 300 капчык чүп-чар җыелган, шуларның 100 капчыгы пыяла белән, 75е- пластик һәм калганы -  сортланмый торган калдыклар.

«Чаллылылар һәрвакыт экологик акцияләргә һәм чараларга актив ярдәм итәләр. Без һәрвакыт Кама елгалары ярларына чыгып  чүп-чарларны җыештырабыз, чөнки без шәһәребезнең чисталыгы өчен җан атабыз», - дип уртаклашты 4 нче балалар экология-биология үзәге директоры Владимир Товма.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International