«Чиста уеннар»га теркәлергә өлгер! Татарстанлыларны массакүләм өмәгә чакырабыз

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Юдино бистәсендәге Изумрудное күлендә 17 сентябрьдә узачак өмәгә теркәлүнең соңгы көне. Экологик акция «Чиста уеннар» квест-уен форматында узачак.

Командаларда катнашучыларга җыелган чүп-чар өчен иң күп балл җыярга туры киләчәк. Чикләнгән вакыт эчендә командага күл ярын чистартырга һәм алга таба эшкәртү өчен җыелган калдыкларны сортларга аерырга кирәк булачак. Ә татарстанлыларга Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы белгечләре һәм, әлбәттә, Рус география җәмгыятенең  төбәк бүлеге дайверлары ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, уенда катнашу өчен 4 кешелек командага берләшергә һәм 15 сентябрьгә кадәр сылтама буенча теркәлергә. Тулырак мәгълүмат алу өчен команда капитаннарына телеграм- каналга кушылырга.

Концерт программасы һәм кырда ашау кәефегезне тагын да күтәрәчәк!.

Эко акция 11:30  сәгатьтә старт ала, мәйданчыкта теркәлү вакыты - 10:30 дан 11:30 га кадәр.

Акциядә катнашу өчен инвентарь урында биреләчәк. Барыгызны да  өмәдә көтеп калабыз!

Өмә «Вода России» бөтенроссия акциясе һәм «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узачак. Өмәне ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте, Татарстандагы Рус география җәмгыяте оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International