Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районы халкы белән бергә «Россия суы» акциясенә кушылды

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Яңа Чәчкап авыл җирлегендә яшәүчеләр санитария-экология икеайлыгы һәм «Россия суы» акциясе кысаларында, Лоща елгасының яр буе полосасын чүптән чистартты.  Барлыгы 60 килограммга якын чүп җыелды.

Ә Түбән Кама муниципаль районында «Таиф-НК» АҖ предприятиесе хезмәткәрләре бүген Лесная урамында тәртип урнаштырды. Узган елгы яфраклар, җыелып килгән чүп чистартылды, каймалар һәм агачлар агартылды.

Ютазы муниципаль районында да икеайлык тулы куәтенә бара. Биредә предприятие һәм оешма хезмәткәрләре ике өмә үткәрде һәм якын-тирә территорияләрне чүптән арындырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International