Кама ярлары һәм елганың төбе чистартылды. Менделеевск «Россия суы»на кушылды

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Узган ялларда районның 50 кешесе «Россия суы» акциясен хуплады. Бу чара Кама елгасының яр буе территориясендә узды. Яшь армиячеләр, «Чиста булачак» активистлары һәм битараф булмаган халык коры җирдә тәртип урнаштырган арада, елга төбен Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге дайверлары чистартты.

Уртак тырышлык белән бер сәгать эчендә чүп-чар белән 15 капчык җыелды. Читтә калмаганнарга һәм экологик акция үткәрүне хуплаганнарга рәхмәт белдерәбез!

Исегезгә төшерәбез, «Россия суы» су объектларының яр буйларын чүп-чардан чистарту буенча бөтенроссия акциясе - «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше. 10 ел дәвамында акция 89 төбәктән 9.5 млн катнашучыны берләштерде, алар 10 300 сулыкны чистартты һәм 10.9 млн капчык чүп-чар җыйдылар. Татарстан менә инде өченче ел рәттән әлеге экологик акциядә җиңүче булып тора.

Менделеевскида узган җыештыру эшләре төбәкара акциянең бер өлешенә әверелде. Кама елгасының яр буе территориясен чистартуда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Пермь крае һәм Самара өлкәсе  берләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International