Чаллыда 1700дән артык активист «Россия суы» акциясендә катнашкан

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Берничә көн дәвамында активистлар һәм волонтерлар «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Мәләкәс, Чаллы һәм Кама елгаларының яр буе зоналарын җыештырган. Экология акциясенә 1747 Чаллы кешесе кушылган. Уртак көч белән алар 30,5 километрга якын яр зонасын җыештырган. Җыелган чүпне «Горзеленхоз» ААҖ хезмәткәрләре чыгарырга булышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International