Казанның «Дуслык» белем бирү-савыктыру үзәге базасында республиканың «Биосфера» экологик лагерь-мәктәбенең XXVII сменасы уза.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Әтнә районының Түбән Көек авылы балалар бакчасында экологик чара уздырган.
Биш ел дәвамында квест Татарстанның төрле почмакларыннан килгән балаларны һәм яшьләрне берләштерә. Юбилей конкурсында республиканың 26 шәһәре һәм районыннан 116 команда экоактивистлары катнашты.
Республика халкын июль-август айларында узачак экологик бәйрәмнәрдә катнашырга чакырабыз.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Минзәлә-информ» вәкилләре белән берлектә, Минзәлә шәһәренең балаларга белем бирү йортларында файдаланылган ток элементларын җыю буенча акция үткәргән.
«Минем экологик җәем» – 12 июльдә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм торак пунктлары ишегалларында шундый акция башлана.
«Урман – безнең байлык» Арча районының Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында татар телендә шундый чара булып узган.
Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте» БҖБ төбәк бүлекчәсе коммерциясез оешмаларга субсидияләр бирүгә кагылышлы конкурс нәтиҗәләре буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бүлеп биргән акча хисабына «Табигать-безнең йорт» дигән проектны гамәлгә ашырды.
«Әйдәгез, балалар, без яшәгән һәр җирдә агачлар утыртыйк, чәчәкләр үстерик!» – Питрәч районының «Каенкай» балалар бакчасында шундый девиз белән «Үз чәчәгеңне утырт» акциясе узган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 4 нче «Светлячок» балалар бакчасында экологик дәрес үткәргән. Чара барышында безнең тормышыбызда су темасы ачылган. Балаларга тәҗрибә күрсәтелгән, кеше һәм табигать өчен су ресурсларының әһәмияте турында сөйләгәннәр, шулай ук сулыкларны саклау буенча киңәшләр бирелгән.