Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре Казан мәктәпләрендә укучыларының экологик белем дәрәҗәсен күтәрде

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, «Татарстан Республикасы Геология  һәм җир  асты байлыкларыннан файдалану  буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә, Казан шәһәренең 119 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 8 сыйныф укучылары өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде.

Чара кысаларында балалар Министрлык карамагындагы табигатьне саклау оешмасы эшчәнлеге белән танышты. Балаларга күчмә эколабораториянең эчен күрсәттеләр, атмосфера тикшеренүләренең ничек баруын күрсәтеп аңлаттылар, шулай ук һава пробаларының нинди параметрлар һәм күрсәткечләр буенча анализга алынуы турында сөйләделәр.  

Моннан тыш, укучылар атмосфера пычрануын контрольдә тотуның автомат станциясендә булдылар. Анда төп һәм үзенчәлекле, пычраткыч матдәләр һәм метеопараметрларны билгеләү буенча заманча җиһазлар урнаштырылган. «Атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тотуның автомат станциясе пунктлары эре предприятиеләрнең турыдан-туры йогынтысы булган территорияләрдә һаваның сыйфаты начарлану фактларын тиз арада хәбәр итү өчен урнаштырылган. Мониторинг мәгълүматлары һәр 20-40 минут саен Министрлык серверына тапшырыла, моның нәтиҗәсендә экологлар барлыкка килгән үзгәрешләргә карата тиз арада җавап кайтара ала», – дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы Геология  һәм җир  асты байлыкларыннан файдалану  буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ үзәк лабораториясе бүлеге җитәкчесе Артур Вилданов.

Очрашу ахырында мәктәп директоры Татьяна Фадеева белгечләргә рәхмәт белдерде, балаларның танып-белү активлыгы һәм база хәзерлегенең һөнәри циклы өчен экологик чараларның мөһим булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International