Автошәһәрдәге 77 нче гимназия укучылары экология буенча белем атмосферасына чумган

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

«Чисталык көне» темасына лекция тыңлаганнар, блиц-сораштыруда һәм «Калдыклар каруселе» дигән экологик уенда катнашканнар. Кама яны территориаль идарәсе белгечләре, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе һәм Идел буе экология компаниясе хезмәткәрләре белән берлектә, Яр Чаллы шәһәрендәге 77 нче гимназиянең беренче сыйныф укучылары өчен экологик чара үткәргән. Чара барышында балалар табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту нигезләрен үзләштергән, көнкүреш чүпләрен дөрес итеп сортларга аерырга өйрәнгән. Чара бик җанлы узган, балалар кызыксынып тыңлаган, сораулар биргән, шулай ук экология турындагы белемнәре белән уртаклашканнар. «Яшь буында әйләнә-тирәгә һәм экологик культурага карата җаваплы караш формалаштыру безнең беренчел бурычыбыз булып тора һәм мондый чаралар укучыларның белемнәрен ныгытырга ярдәм итә», – ди Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International