Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре «Безнең шәһәрнең үпкәләре» дип исемләнгән экодәрес уздырган

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

«Яшел сукмак» китабын тәкъдир итү кысаларында Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең «20 нче «Гармония» гимназиясе» укучылары өчен «Безнең шәһәрнең үпкәләре» дигән темага экологик дәрес үткәргән. Әлеге дәрес балаларда шәһәребезнең экологик халәте турында кызыксынучанлыкны һәм белемнәрне артыруга юнәлтелгән.

Дәрес барышында атмосфера һавасының пычрануы, сәнәгать предприятиеләреннән зарарлы матдәләр чыгарылуы, шулай ук урманнарны кисү мәсьәләләре кузгатылган. Балалар нинди эре сәнәгать предприятиеләренең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясавын билгеләп үткәннәр. Экологлар, үз чиратында, мөһим биологик процесс – фотосинтез һәм кешеләрнең урманнарны саклап калырга ярдәм итүче гадәтләре турында сөйләгән.

Чара ахырында балаларга буйый торган рәсемле китапчыклар һәм дәфтәрләр бүләк ителгән, аларга укуларында уңышлар теләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International